news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы театры Аяз Гыйләҗевның туган көнендә язучының каберен зыярәт кылды

Чаллы театры Аяз Гыйләҗевның туган көнендә язучының каберен зыярәт кылды

Чаллы театры вәкилләре Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел тулган көндә – бүген, Казанга килеп, язучының каберен зыярәт кылды һәм аның хатыны Нәкыя Гыйләҗева белән очрашачак.

«Бүген матбугат конференциясеннән соң язучының каберенә чәчәкләр салабыз. Аннары «Адымнар» мәктәбендә Аяз Гыйләҗев музеенда булабыз һәм укытучылар белән очрашабыз. Тагын бер бурычыбыз – Нәкыя апа янына керәчәкбез», – диде Чаллы театрының Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.

«Мин Минзәлә театрында уйнаганда Аяз Гыйләҗев белән бик күп тапкырлар очрашырга туры килде. Минзәлә театрында аның күп спектакльләре куелды. Мин уйнаганнары – «Өч аршын җир», «Баласын җуйган болан эзеннән», «Син минке, мин синеке»...» – дип санап үтте театрның күренекле артисты Инсаф Фәхретдинов.

«Аяз абый чын ир-ат иде ул. Аның әсәрләре дә ир-атны күтәрә. Үзе дә сүзендә тора торган кеше булды. Аяз абый пьеса язылудан башлап спектакль чыкканчы режиссёр белән эшли иде», – дип язучыны искә алды Инсаф Фәхретдинов.

Ул язучының «Баласын җуйган болан эзеннән» спектакленнән икенче тапкыр уйнавын искәртте. Хәзер бу пьеса Чаллы театрында «Болан» исеме белән куелды.

«Аяз абыйның хатларына мөрәҗәгать иткән кеше юк иде. Аның хатлары буенча Олег Кинҗәгулов әсәр чыгарды. Без анда ике генә кеше уйныйбыз. Кече залның тулмый калганы юк, халык рәхәтләнеп йөри», дип дәвам итте артист.

2020 елда Чаллы театрына Аяз Гыйләҗев исеме бирелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot