news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы театры артисты Индира Маликова «Тантана» премиясе белән бүләкләнде

«Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара.

«Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә «Тантана» премиясе белән Чаллы татар дәүләт драма театрыннан Индира Маликова бүләкләнде.

«Тантана» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара. «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.

Индира Маликовага премия «Хәл бу ки… Хәсән Туфан» (инсценировка авторы – Олег Кинҗәгулов) спектаклендә Клавдия роле өчен бирелде.

Лауреатны Әлмәтнең «Кванториум» технопаркы җитәкчесе Рамил Закиров игълан итте.

«Хәл бу ки… Хәсән Туфан» спектакленең инсценировка авторы һәм режиссеры - Олег Кинҗәгулов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100