news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы театры артисты Гөлнәзирә Лотфуллина вафат булган

Чаллы театры артисты Гөлнәзирә Лотфуллина вафат булган
http://shahrichalli.ru

Кичә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Гөлнәзирә Лотфуллина вафат булган. Бу турыда «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итте.

«Театрда озак еллар эшләп, матур образлар тудырган Татарстанның атказанган артисты Гөлнәзирә Лотфуллина 69 яшендә вафат булган. Ул лаеклы ялга чыккач, кызына оныкларын тәрбияләүдә булышу өчен Мәскәүдә дә яшәгән. Гомеренең соңгы көннәрен Чаллыда үткәргән. Хастаханәдә үлгән», диелә хәбәрдә.

Мәрхүмәне бүген "Тәүбә" мәчете яныннан соңгы юлга озаталар.

news_right_1
news_right_2
news_bot