news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы театры актрисасы Чулпан Әскәрова «Тантана» премиясен алды

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Тантана» премиясе Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» спектаклендә Убыр ролен башкарган Чулпан Аскаровага бирелде.

Артистка премияне техник фәннәр кандидаты, Буаның мактаулы гражданины Фәрит Садриев тапшырды.

«Сихерче» спектаклен театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов чыгарды. Әлеге спектакль «Зур формалы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» премиясенә дәгъва итә.

  • Буа дәүләт театры залында «Тантана» премиясен тапшыру тантанасы бара.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100