Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы татар драма театрында Минтимер Шәймиев турында спектакль куелачак
5 сентябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театрында 36 нчы сезон ачылачак. Бу хакта «Челнинские известия» театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловка сылтама белән хәбәр итә.
«Театрда «Хәл бу ки...» проекты өстендә эшне дәвам итәбез. Чикләрне киңәйтәчәкбез. Яңа сезонда җырчы Хәйдәр Бигичев, композитор Сара Садыйкова, рәссам Әхсән Фәтхетдинов кебек иҗади шәхесләр турында да, Татарстан үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән шәхесләр – республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында да сөйләрбез», – дип уртаклашты Олег Кинҗәгулов.
Театрда сезонны Әмир Камалиевның «Әлепле әртисләре» пьесасы буенча куелган «Галиҗәнап Әртисләр» спектакле белән ачалар. Октябрьдә Аяз Гыйләҗевның «Җомга көн кич белән...» повесте буенча спектакль премьерасы була.
Быел 21 декабрьдә театрга 35 ел тула. Театрның туган көненә «Ак үрдәк» неодрамасы куелачак. Пьесаның авторы-драматург Равил Сабыр. Ул Чаллы тамашачысына Фаил Ибраһимов куйган «Абага алмасы ачы була» пьесасы буенча билгеле.
Спектакльләрне режиссерлар Зөлфәт Закиров, Олег Кинҗәгулов, Зөлфия Галиуллина, Марсель Мөсәвиров, Фирдүс Сафин эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз