Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы татар дәүләт драма театры Салих Сәйдәшевка багышланган спектакль тәкъдим итә
12 һәм 13 ноябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Хәл бу ки...» проектындагы чираттагы спектакльне тәкъдим итә. Ул татар музыка сәнгатенең иң күренекле вәкиле, татар профессиональ музыкасына нигез салучы талантлы композитор Салих Сәйдәшевка багышланган. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
Алинә Хәбибуллина язган сценарий буенча иҗат ителгән һәм режиссер Олег Кинҗәгулов куйган спектакльдә бөек музыкантның биографиясе белән танышырга, аның шәхесе аша «нәрсә ул музыка» дигән сорауга җавап табарга мөмкин. Спектакль югары музыка сәнгате һәм аны барлыкка китергән композитор язмышы турында сөйли, ди оештыручылар.
Спектакльдә дүрт актер катнаша: Һидиятуллин Инсаф, Сәгыйдуллина Алсу, Мохлисова Алинә һәм Фәхертдинов Рәзил.
Спектакль театрның Кече залында уза, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз