news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы татар дәүләт драма театры Җиңүнең 80 еллыгына театральләштерелгән тамаша әзерли

Чаллы татар дәүләт драма театры Җиңүнең 80 еллыгына театральләштерелгән тамаша тәкъдим итә

2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Өченче көн тоташ кар ява» дип исемләнгән премьера әзерләнә. Аның жанры театральләштерелгән тамаша дип билгеләнде, инсценировка авторы һәм куючы режиссер – Марсель Мөсәвиров.

Спектакльдә сигез артист катнаша, аларның өчесе Чаллы сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясаячак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Спектакль патриотик җырларга нигезләнгән. Чөнки авыр сугыш елларында, кешеләр белән бергә, җыр да көрәшкә күтәрелгән, яшәү көче, рух ныклыгы биргән. Җырлар сәхнәдә русча да, татарча да яңгыраячак, фронт такмаклары да урын алачак. Аларның барысын да театр артистлары «тере» тавышка башкара.

Кайбер геройларның прототиплары күпләргә таныш: мәсәлән, Рейхстагка беренче булып байрак кадаган сугышчылар Гази Заһитов һәм Михаил Минин. Бу рольләрдә – Руслан Әюпов һәм Инсаф Һидиятулин. Популяр җырчы Клавдия Шульженко ролендә – Алинә Мохлисова.

Киләсе 2025 ел Татарстанда «Ватанны саклаучы елы» дип игълан ителде. «Өченче көн тоташ кар ява» – Ватанны саклауда егетлекнең, батырлыкның, рухи көчнең әһәмиятен күрсәтүче патриотик спектакль.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100