news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы татар дәүләт драма театры «Алтын алка» дип исемләнгән премьерага әзерләнә

А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Алтын алка» дип исемләнгән премьерага әзерләнә. Спектакль Нәфыйкъ Яһудинның «Атлы казаклар» романына нигезләнгән, пьеса авторы – Айгөл Әхмәтгалиева. Куючы-режиссер – театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Спектакльдә вакыйгалар Оренбург татар казаклары тормышын чагылдыра. Император указы белән бу төбәктәге татарларның күбесе казак гаскәрләренә кертелгән була.

Биредә тарихи вакыйгалар янәшәсендә Миңлебай белән Мәрьямнең соклангыч саф мәхәббәте сурәтләнә.

Спектакльдә 20нче йөз башының тарихи агышы яшьләрнең дәртле биюләре, матур җырлары белән үрелеп бара. Миңлебай һәм Мәрьямнең төрле киртәләр аша сыналган саф мәхәббәте күрсәтелә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot