news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы табибының махсус хәрби операция зонасыннан кайтуы турындагы мәгълүмат дөрес түгел

Гаммәви мәгълүмат чараларында Чаллыдагы балалар поликлиникасының баш табибы махсус хәрби операция зонасыннан кайтуы турында мәгълүмат чыккан иде. Әмма ул дөреслеккә туры килми, аны фейк дип атадылар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Автокаланың Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Табиб башта ук махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәгән булган.

«Табиб Россиягә кушылган яңа төбәкләр территориясендә эшләгән, ул анда республиканың башка табиблары белән бергә халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен җибәрелгән», - дип аңлаттылар Сәламәтлек саклау идарәсендә.

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков элегрәк белдергәнчә, республика табиблары балаларга диспансеризация үткәрү өчен Луганск Халык Республикасына юл тоткан. Донбасска мобиль поликлиника да килгән, биредә табиблар олы яшьтәге пациентларны дәвалый.

news_right_1
news_right_2
news_bot