news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы табибы юлда йөрәге туктаган ир-атны коткарган

Чаллы табибы юлда йөрәге туктаган ир-атны коткарган
"Шәһри Чаллы"

Чаллы табибы табибы Алинә Махиянова трассада автобус торуын, янындагы кешеләрнең кул болгап ашыгыч ярдәм машинасын туктатуларын күреп ала. Юлда бер ир-атның хәле киткән – кисәк кенә йөрәге туктаган. Аңа туганы ярдәм итәргә тырышкан – ясалма сулыш алдырган, йөрәгенә массаж ясаган. Ир-ат сулыш алмаган, пульсы да булмаган.

Табибә реанимация үткәрә башлагач, 5 минуттан ир-атның йөрәге эшләп киткән. Пациентны тиз арада ашыгыч ярдәм машинасына күчереп, якындагы Мамадыш хастаханәсенә илткәннәр. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасының сайтында хәбәр ителә.

Юлында кирәкле җиһазлары булган тәҗрибәле табибны очраткан ир-ат хәзерге вакытта үзен яхшы хис итә, шушы көннәрдә аны өенә чыгарганнар.

Алинә Махиянова шәһәр сугыш ветераннары госпиталендә реаниматолог булып эшли. Аның ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенең санавиация йөртүчесе Алексей Михеев белән Казаннан кайтып килгән вакыты була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100