Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы табибы көрәш турнирында хаҗга юллама отты
Чаллының «Витязь» спорт мәктәбендә ТР мөфтияте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узды. Анда Татарстаннан кала, Башкортстан һәм Чувашиядән дә йөздән артык спортчы катнашты. Алар ярышларның төп бүләге - Олы хаҗга юллама өчен көрәште. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.
Нәтиҗәдә, әлеге затлы бүләккә Чаллыдан 38 яшьлек армрестлер Фәнис Нурхәммәтов лаек булды. Ул спорт белән шөгыльләнүдән кала, Чаллы шифаханәлеренең берсендә педиатр булып хезмәт куя. Юллама иясен, гадәттәгечә, көрәш һәм армрестлингның барлык авырлык категорияләрендә беренче калган спортчылар арасында җирәбә уйнатып ачыкладылар.
Моннан тыш турнирда командалар арасында да җиңүчеләр билгеләнде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына, компетентлы жюри карары белән, Чаллы такымы лаек булды. Икенче урынны яулаган Казан шәһәре һәм өченче урыннарны алган Чистай һәм Саба районнары командалары дипломнар белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз