news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы табибы Эльбрус түбәсенә менде һәм ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе флагын кадады

Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең ультратавыш диагностикасы бүлеге мөдире Роман Джумабаев Эльбрус тавының көнбатыш түбәсенә менде һәм медицина учреждениесенең флагын кадады. Бу хакта Автокала ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Мин аркама ике тапкыр операция булганнан соң үз алдыма максат куйдым. Авырту бетмәде, аңа каршы торырга, спорт белән шөгыльләнергә, көч тупларга кирәк иде. Һәм шул чагында башыма Европаның иң биек тавына менү турында уй килде, бу - үзеңне сынау өчен яхшы мөмкинлек. Искиткеч хис-кичерешләр алудан тыш, яраткан клиникам турында стандарт булмаган алым белән сөйли алуыма шатмын», - диде Роман Джумабаев.

Составында 18 кеше булган төркемнең Эльбрус түбәсенә бу көнне бары тик дүртесе генә күтәрелү бәхетенә ирешә. Алар арасында ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгече дә бар. Тауны штурмлау сигез сәгать – төнге 12дән иртәнге 8гә кадәр дәвам итә.

" />

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100