news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы табибы бүгенге көндә коронавируска каршы иң нәтиҗәле вакцинаны атады

Чаллы табибы бүгенге көндә коронавируска каршы иң нәтиҗәле вакцинаны атады
"Шәһри Чаллы"

Чаллы ветераннар госпиталенең баш табибы Резида Мавзютова бүгенге көндә ковид белән бәйле сорауларга ачыклык кертте. Аның сүзләренчә, шәһәрдә ковид белән авыручылар бар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасының сайтында хәбәр ителә.

«Моны инкар итеп булмый. Күп кенә кеше мин авырдым, миңа чир янамый яки мин узган ел вакцина ясаттым, быел ясатмыйм ди. Бу ялгыш фикер. Үзеңне саклау өчен ревакцинация ясарга кирәк. Бүгенге көндә иң нәтиҗәле вакцина дип «Спутник V» санала. Шуңа без аны күпләп кайтарттык. Ике компонентлы әлеге вакцина көчәйтелгән форма белән чыгарыла, димәк иммунитет та чиргә каршы көчәйтелгән булып санала», - ди Резида Мавзютова.

Чаллыда көн саен 30дан алып 200гә кадәр кеше вакцина ясата. Госпитальнең үзендә хезмәткәрләрнең 90 проценты ревакцинация үткән. Баш табиб вакцина ясатуны грипп чорына калдырмаска киңәш итә. Чөнки ул очракта кешегә берьюлы ике вакцина ясатырга туры киләчәк.

«Бер көндә ковидка да, гриппка да каршы вакцина ясарга ярый. Әмма берсе бер кулга, икенчесе икенчесенә ясалырга тиеш», - ди табиб.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot