news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы табиблары пациентның умыртка баганасына катлаулы операция ясаган

Чаллы табиблары 73 яшьлек ир-ат катлаулы операция ясады. Ул бер ел элек умыртка баганасын сындыра. Остеопороз аркасында аның хәле тагын да начарлана, умыртка сөяге кәкрәеп авырта башлый.

Андый пациентларны моңарчы федераль клиникаларга җибәргәннәр. Хәзер андый медицина ярдәме Чаллы хастаханәсендә дә күрсәтелә. Табиблар югары технологияләр кулланып эшли. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Рентген ярдәмендә пациентның умыртка баганасына 8 винт урнаштырып, махсус цемент белән катырып куйганнар. Винт размерлары кечкенә - 6,5 миллиметрга 50 миллиметр.

«Операция тиешле әзерлек таләп итә. Винтларны куйганда хата булырга тиеш түгел. Цемент умыртка каналына һәм тамырларга үтмәсен өчен дөрес итеп куярга кирәк», - диде нейрохирург Илфат Фәтхетдинов.

Операциядән соң икенче көнне үк ир-ат аягына баскан. Бер атнадан өенә җибәрелгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot