Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы табиблары пациентка йөрәк күчереп утыртканчыга кадәр исән калырга ярдәм иткән

Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары Сергей Скороделовка яңа йөрәк күчереп утыртканчыга кадәр исән калырга ярдәм иткән. Медицина учреждениесенең Telegram-каналында шул хакта мәгълүмат чыкты.
Сергей Скороделов Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә соңгы тапкыр дәваланганда, аның йөрәге һәм үпкәләре тулысынча эшләмәгән. Табиблар, пациентның кисәк үлеп китүенә юл кумас өчен, йөрәк ялкынсынуга каршы көрәшкән.
Билгеләп үтелгәнчә, пациентның хәле бик авыр булган. Аның гомерен яңа йөрәк күчереп утырту гына саклап калырга мөмкинлек биргән, ә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең интенсив терапия бүлегендә үткәрелгән кыйммәтле вакыт операциягә кадәр яшәргә ярдәм иткән.
Озакламый Сергейга туры килә торган донор йөрәге тапканнар. Операцияне Мәскәүнең Шумаков үзәгендә ясаганнар.
Сергей Скороделов күкрәгендә кемнең йөрәге тибүен белми икән.
«Кешеләргә ярдәм итү теләге барлыкка килде. Хәзер, сиңа мөмкинлек бирелгәч, дөньяда болай гына яшәмәвеңне аңлыйсың», – ди пациент.
Йөрәк күчереп утыртканнан соң дүрт ай узгач ул хастаханәгә килгән һәм яңа йөрәк белән ничек яшәве хакында сөйләгән, планнары белән уртаклашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз