news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы табиблары медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәчәк

Чаллы табиблары медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәчәк
"Шәһри Чаллы"

Чаллыда «На пульсе» проектының яңа сезоны башлана. Беренче лекцияне 4 октябрьга билгеләделәр. Дәресләр шәһәрнең медицина көллиятендә һәр чәршәмбе сәгать 18:00 узачак. Әлегә курсларга егермедән артык кеше язылган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Искәртик, «На пульсе» проекты «Бердәм Россия» партиясе һәм Чаллының медицина көллияте белән берлектә гамәлгә ашырыла. Ул кешеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтү күнекмәләрен өйрәтү максатыннан оештырыла.

Дәресләрне медицина көллияте укытучылары, «Волонтер-медиклар» студентлар отряды җитәкчеләре үткәрә. Ай ярымда алар йөрәк-үпкә реанимациясе, кан агуны туктату, сулыш юлларына утырган ризыкны чыгару алымнарын өйрәтәчәкләр. Шулай ук тән пешкән, салкында аяк-кулларны өшеткән очракта нинди чаралар күрергә кирәклеген беләчәк.

Яз көне «На пульсе» проектында алтмышка якын шәһәрдәш катнашты. Аларның һәркайсына сертификат тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot