news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы табиблары Израильгә тәҗрибә тупларга киткән

Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе табиблары Израильгә киткән. Алар «Рамбам» инновацияле медицина үзәгендә стажировка уза. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге учреждение Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе кебек JCI халыкара стандарт сертификатына ия. Операция бүлеге мөдире Антонина Панина, анестезиолог-реаниматолог Ольга Апанаева һәм ренгенхирург Марат Шәрәфетдинов берничә көн дәвамында чит ил табибларыннан тәҗрибә туплаячак.

Искәртик, Чаллы табиблары узган ел «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсы финалистлары булды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot