Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы табиблары инфаркт кичергән ир-ат гомерен саклап калган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Чаллы табиблары инфаркт кичергән 73 яшьлек ир-атның гомерен саклап калган. Аның йөрәге минутына 200 тапкыр типкән. Пенсионерның бу өченче инфаркты. Янында тормыш иптәше булган, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасын чакырткан. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Йөзе агарган, артериаль басымы төшкән, ул авыр хәлдә иде, ди табиблар. Кардиограммадан карагач, аның пароксизмаль тахикардия һәм кардиоген шок белән катлауланган инфаркт кичергәне ачыклана. Мондый очракта гадәттә кеше гомере өзелә.
Ашыгыч медицина ярдәм күрсәтү фельдшерлары Гөлнара Зорина һәм Елизавета Селебина кан тамырына катетер куеп, антикоагулянтлар, авыртуны басучы препарат җибәрәләр. Йоклатып йөрәгенә электр импульслар белән тәэсир итәләр. Ахыр чиктә ир-атның йөрәк тибеше нормага килә. Аны хастаханәгә озаталар.
Сәламәтлек саклау идарәсе белдерүенчә, ир-ат үзен яхшы хис итә. Ул инде өенә чыгарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз