news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы табиблары 85 яшьлек хатын-кызның башыннан 10 сантиметрлы шеш алган

Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары 85 яшьлек хатын-кызның башыннан 10 сантиметрлы шеш алган. Бу хакта килниканың матбугат хезмәте социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итә.

Фәния Баһаветдинованың башында шушы шеш 20 еллап үскән. Табиблар, шешне алгач та, ул башта тишек калып, баш сөякләре дә күренеп торырлык булуы турында кисәтә. Бу тишекне каплар өчен, хирурглар пациентның җилкә тиресен алып, күчереп утыртырга карар кыла.

 

Фото: © Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе матбугат хезмәте 

Хирург-онколог Ростислав Сагеев шушы эшкә алына, аңа хирург-комбустиологлар Олег Липатов һәм Олеся Кулагина ярдәм итә.

Комбустиология ул – пешкән, җәрәхәтләнгән урыннарга тән тиресен күчереп утырту белән шөгыльләнә торган юнәлеш.

«Күчереп утыртуга яраклы тире бик аз булуы эшне катлауландырган, шуңа күрә һәр миллиметры белән сак эшләргә кирәк иде», - дип хәбәр итә клиниканың матбугат хезмәте.

Операция уңышлы узган. Шешне кисеп алып, иңбашы тиресен табиблар пациентның башына уңышлы гына итеп күчереп теккән. Фәния Баһаветдинова зур шештән арындырган табибларга ярдәмнәре өчен тирән рәхмәт сүзләрен җиткергән.

 

Фото: © Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе матбугат хезмәте

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100