Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы суды ришвәт алуда гаепләнүче элеккеге экологка карата чик кую чарасын озайтты
Чаллы шәһәр суды Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Кама буе территориаль идарәсенең элеккеге дәүләт хезмәткәре Ленар Зариповка карата чик кую чарасын озайтты. Аны тагын өч айга, 29 июльгә кадәр сак астында калдырдылар. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, Зарипов бер фирма файдасына «белә торып законсыз гамәлләр кылган һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә закон бозуларга юл куйганга күрә административ җаваплылыкка тартмас» өчен зур күләмдә ришвәт алган.
Карар әлегә законлы көченә кермәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз