news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы су басудан зыян күргән Орск халкына ярдәм җыя

Чаллы су басудан зыян күргән Орск халкына ярдәм җыя
Фото: https://shahrichalli.ru

«Нур» яшьләр үзәгендә су басудан зыян күргән Орск шәһәре халкына гуманитар ярдәм җыю пункты ачылды. Әлеге хәйрия чарасы Татарстан Яшь Гвардиясе һәм «Бердәм Россия» партиясе белән оештырылды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Әлеге изге гамәлгә беренчеләрдән булып «КАМАЗ» һәм шәһәрнең башка предприятие-оешма яшьләре кушылды. Алар күпләп шампунь, сабын, теш пастасы, дымлы салфетка, бәдрәф кәгазе, антисептиклар җыеп тапшырдылар.

«Авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү безнең өчен табигый эш. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенең беренчел бүлекчәләре секретарьлары арасында да гуманитар ярдәм җыю игълан ителде. Гуманитар ярдәмне кыска вакыт эчендә туплап, апрель ахырында су басудан зыян күргән Оренбург өлкәсе халкына җибәрергә планлаштырабыз», - дип сөйләде «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы бүлекчәсе башкарма секретаре Римма Фәсхетдинова.

Ярдәм итәргә теләүчеләр шәхси гигиена чаралары, юрган, мендәрләр, озак саклана торган азык-төлек, җылыту чаралары, мәктәп кирәк-яраклары, көнкүреш әйберләре тапшыра ала. Гуманитар ярдәм көн саен 9:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр «Нур» яшьләр үзәгендә кабул ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot