Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы студентлары бизнес-проектларын үстерүгә берәр миллион сум откан
Яр Чаллы югары уку йортлары студентлары «Студентлар стартабы» федераль конкурсында җиңүчеләр булдылар һәм үз бизнес-проектларын үстерүгә берәр млн сум грант алдылар. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева хәбәр итте.
Җиңүчеләр арасында – КФУ студенты Егор Фомин, ул норматив документацияле инженерларның эшен җиңеләйтә торган мобиль кушымта эшләгән. Проект курс эшеннән әзер продуктка кадәр юл үтте һәм киләчәктә кушымталар кибетләрендә урнаштырылачак.
КФУның Яр Чаллы институты студенты Венера Дәүләтшина Татарстанда эчке туризмны үстерү өчен кушымта тәкъдим итте. Анда Казан турында гына түгел, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга турында да мәгълүмат тупланган.
Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары Лиана Созинова һәм Рәсүл Нәсибов «Дорисуй и раскрась» интерактив проектын эшләделәр, ул Татарстан Республикасының милли байлыгы буенча мини-пособие булып тора.
Шул ук югары уку йортының магистранты Илмира Фазылҗанова сул куллы балалар – башлангыч сыйныф укучылары өчен язу әсбаплары әзерләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз