Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә хәрбигә операция ясадылар

Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә 22 яшьлек хәрбигә операция булды. Ааның бил өлешеннән мина кыйпылчыгын алдылар.
Чаллы егете махсус хәрби операция вакытында яраланган була. Анда аңа рентген ясап, Чаллыга юллама бирәләр. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.
«Мина кыйпылчыгы нервлар янына якын урнашкан. Әз генә кузгалган булса, аякларының хәрәкәтләнүендә тискәре йогынты ясарга мөмкин иде», - диде операция ясаган нейрохирург Оксана Карпова.
Бәхеткә, кыйпылчык тән мускулларына гына кадалган. Үзен хәрәкәтләнгәндә сиздерә торган булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз