news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы шифаханәсенә эшкә урнашкан белгечләр, грант программасында катнашып, фатир алган

Чаллыда Л.Н.Ганиева исемендәге 4нче шифаханә яңа белгечләр белән тулыланды. Эшкә 7 терапевт һәм онколог, акушер-гинеколог, инфекционист, офтальмолог кебек белгечләр урнашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Табиблар Татарстаннан гына түгел. Терапевт Денис Сафиуллин Ижевскидан, ул Чаллы шифаханәсендә терапия бүлеге мөдире вазифасын башкара.

«Татарстан Республикасы һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев тарафыннан бирелүче грант Чаллыга эшкә килүче белгечләр өчен зур ярдәм булып тора. Үзем бу программада катнаштым һәм берничә ел инде үз фатирымда яшим. Яшь белгеч өчен бу начар түгел», – ди яшь табиб.

Акушер-гинеколог Виктория Головкова тумышы белән Нижегородская өлкәсеннән. Күченгәнче Мәскәүдә эшләгән һәм анда булачак ирен очраткан. Тормыш иптәше дә табиб, ул Чаллыга күченергә тәкъдим иткән. Виктория Головкова 4нче шифаханәдә, ире ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә эшли.

«Яшь табибларга беренче вакытта, үзегез аңлыйсыз, үз фатирына акча эшләү авыр. Ә монда килдем дә, ел дәвамында грант алдым. Фатир шунда ук бирделәр. Менә шулай барысы да гади булды», - дип уртаклашты Виктория Головкова.

news_right_1
news_right_2
news_bot