news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы – Сарман юлы участогын реконструкцияләүгә 275 миллион сум биреләчәк

Чаллы – Сарман юлы участогын реконструкцияләүгә 275 миллион сум биреләчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның Тукай районында Яр Чаллы – Сарман автомобиль юлының 1,2 км озынлыктагы участогын реконструкцияләүгә 275 миллион сум бүлеп бирергә планлаштыралар. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында бастырылган.

Контракт проекты нигезендә, подрядчы эшләрне 2027 елның 9 ноябренә кадәр тәмамларга тиеш. Заказ бирүче булып «Главтатдортранс» ДКУ тора. Финанслау Татарстан бюджетыннан каралган.

Проект тышкы электр челтәрләрен, газ белән тәэмин итү объектларын һәм элемтә линияләрен урнаштыруны, җир эшләрен башкаруны, юл өслеген ремонтлауны күздә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot