news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы шәһәреннән Лисичанскига гуманитар йөк төягән җиде машина китте

Чаллыдан Лисичанскига гуманитар йөк төягән җиде машина китте. Бүгенге ярдәм Татарстан шефлыгындагы шәһәргә ярдәм итү тарихында Чаллыда яшәүчеләрдән иң зурысы булды. Фотолар автошәһәр мэриясенең Tелеграм-каналында чыкты.

Мэр Наил Мәһдиев гадәттәгечә беренче чиратта автомашиналар йөртүчеләрне сәламләде һәм гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашучыларга мөрәҗәгать иттте. «Чаллы — ярдәмчел кешеләр яши торган шәһәр, – диде ул.

Бүген Чаллыдан Лисичанскида яшәүчеләр өчен 15 мең азык-төлек җыелмасы, шулай ук балалар өчен Яңа ел бүләкләре китте. Моннан тыш, йөк составында Рөстәм Гатинның кыр кухнясы эшен оештыру өчен продуктлар да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot