news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы шәһәренең бер өлеше май азагына кадәр кайнар сусыз калачак

Чаллыда 13 майдан 26 майга кадәр шәһәрнең берничә объектында кайнар су вакытлыча сүндереләчәк. Чикләүләр гидравлик сынаулар үткәрү һәм җылылык челтәрләренең торышын тикшерү белән бәйле.

ЗЯБ бистәсендә кайнар су тулысынча сүндереләчәк.

Шулай ук Замелекесье бистәсендә дә кайнар су булмаячак. 20А микрорайонында чикләүләр Фоменко проспектындагы 82 номерлы йортка кагылачак.

25нче микрорайонда кайнар су бирүне 25/03, 25/05, 25/06 һәм 25/07 носерлы йортларда, шулай ук Назыйм Якупов урамындагы 14 номерлы йортта туктатачаклар. Моннан тыш, чикләүләр Назыйм Якупов урамы, 8 йорт адресында урнашкан «Шаян» (128 номерлы) балалар бакчасына да кагылачак.

26нчы микрорайонның шәхси секторында яшәүчеләр дә вакытлыча кайнар сусыз калачак.

Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның яшәеш эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильданов хәбәр иткәнчә, сынаулар киләсе җылыту сезоны алдыннан җылылык үткәргечләренең торышын җентекләп анализлау өчен кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot