news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы шәһәрендә күпкатлы йортта янгын чыккан

Бүген кич Чаллы шәһәренең Шамил Усманов урамындагы күп катлы йортта янгын чыккан. Бу хакта янгын сагы хезмәтенең 101 номерына хәбәр иткәннәр. Шаһитлар йорт тәрәзәсеннән чыккан куе төтенне видеога төшергән.

Янгын сүндерүчеләр йортның алтынчы катындагы фатирларның берсендә янгын чыгуын ачыклаган. Алар килгәнче йорттан 36 кеше чыккан, шул исәптә 8 бала. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Берникадәр вакыттан 12 квадрат метр мәйдандагы янгынны локализацияләгәннәр һәм берничә минуттан сүндергәннәр. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100