Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы шәһәрендә җәмәгать транспортына билет бәясе артты
Чаллы шәһәрендә бүгеннән, 10 гыйнвардан, җәмәгать транспортында йөрү бәясе кыйммәтләнде. Билет акча һәм карта белән түләгәндә 30 сум тора, транспорт картасы белән 100 һәм аннан да күбрәк тапкыр йөрүгә түләгәндә 23 сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, бердәм социаль юл йөрү билетының бәясе дә үзгәрде. 2023 елның 1 гыйнварыннан ул 581 сумга кадәр кыйммәтләнде, бердәм балалар социаль юл йөрү билеты хәзер 354 сум тора.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Чаллы халкын юл йөрү өчен түләүнең артуы түгел, ә җәмәгать транспортын озак көтәргә туры килү борчый.
«Мин автобуста 50 сум түләргә әзер, тик алар даими йөрсеннәр иде, таксида күбрәк бирәм», «Юк ул. Кешеләргә Замелекесьедан ГЭСка һәм Сидоровкага кадәр күпме җәяү йөрергә?» – дип язган шәһәрдә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз