news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы шәһәрендә Әдәбият көне узды

21 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә Әдәбият көне узды. Бу масштаблы чарага Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге 60лап язучы килгән иде. Шулай ук форумда дистәдән артык Яр Чаллы бүлеге каләм әһелләре катнашты, Әлмәт бүлегеннән Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Фоат Садриев, Лилия Яссир, Лилия Фәттахова, Резеда Хәертдинова һәм бүлек җитәкчесе Равил Сабыр чакырулы иде.

Җыелган кунакларны татар драмтеатры бинасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сәламләде. Ул кыскача гына Яр Чаллының социаль-икътисади үсеше, мәдәни проектларны тормышка ашыру турында сөйләде һәм Әдәбият көненең Яр Чаллы бүлеге оешуга 45 ел тулуга багышланганын билгеләп үтте. Бүлек җитәкчесе Факил Сафин ярты гасырлык диярлек тарих белән кыскача таныштырды.

Аннары язучылар 20 шәһәр мәктәбендә балалар белән очрашулар уздырды. Анда укучылар аларның шигырьләрен, проза әсәрләреннән өзекләр укыды, концерт номерлары күрсәтте. Язучыларның чыгышларыннан соң балалар сораулар бирде.

Көннең икенче яртысында татар драмтеатры бинасында И.Юзеев һәм Г.Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты Данис Хәйруллинның 80 еллык юбилеена багышланган «Шигърият — йөрәк тибешем» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot