news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы шәһәрендә 5 килограмм авырлыктагы бала туган

Чаллы шәһәрендә 5 килограмм авырлыктагы бала туган
"Шәһри Чаллы"

Чаллының перинаталь үзәгендә 5135 грамм авырлыктагы малай дөньяга аваз салган. Ул Алабугада яшәүче гаиләдә өченче бала булып туган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» Кама балалар медицина үзәгенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Сабый кесарев кисеме белән туды. Операция уңышлы үтте. Сабыйны әнисе белән бала табу йортыннан чыгардылар», - ди бала тудыру бүлеге мөдире Анастасия Столярова.

news_right_1
news_right_2
news_bot