news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы шәһәрен чистартуда 50 меңнән артык кеше катнашты

Чаллыда 1 апрельдән 31 майга кадәр территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы узды. Анда 50380 кеше катнашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасында Зөлфия Галим яза.

Предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм студентлар шәһәрне тәртипкә китерде.

«Икеайлык кысаларында шәһәрдән каты-көнкүреш калдыклары полигонына 17397 куб метр чүп-чар һәм коры яфрак чыгарылды. 5495 агач һәм куак утыртылды», – диде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.

37 тиешсез чүплек ачыкланды һәм юк ителде. Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата 147 беркетмә төзелде (юридик затларга – 7, вазифаи затларга – 107, физик затларга –33).

Сүз уңаеннан, Чаллы «Экояз» республика бәйгесендә 1200 район-шәһәр арасында кеше икенче урынга чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot