Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы шәһәре яны һәм тагын өч районда су белән тәэмин итү системасына 216 млн сум бирелә
Татарстанның дүрт районының биш торак пунктында су белән тәэмин итү системаларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә 216,4 млн сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Бу мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында чыкты.
Тендерга документациядән күренгәнчә, Татарстан Яңа Чишмә районының Черемуха бистәсендә суүткәргечне яңарту 1,2 млн сумга төшәчәк, ә Нурлат районының Төрнәче авылында су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләү – 23 млн.
Биектау районының Эстачи авылында су белән тәэмин итү системаларын төзүгә 10 млн сум тотылачак.
Подсолнуха һәм Рябинка микрорайоннарында, Тукай районының Әҗмәкәй һәм Биклән авылларында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү аеруча кыйммәтле булачак – 86,7 млн сумнан артык һәм 95,5 млн сумга якын. Бу ике торак пункт та Чаллы шәһәр яны булып тора.
Заказ бирүче булып «Заманча энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык коммуникацияләре» ДБУ тора. Гаризалар 30 июньдә кабул ителә, подрядчыны 3 июльдә билгелиләр. Ул шунда ук эшкә керешергә һәм аларны агымдагы, 2025 ел ахырына төгәлләргә тиеш була.
Су белән тәэмин итү системаларын төзү һәм реконструкцияләү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты максатларына туры килә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының бу илкүләм проект өчен җаваплы комиссиясен җитәкли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз