news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы шәһәре хәрбиләргә чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрде

Чаллы шәһәреннән махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрелде. Ярдәм Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов һәм территориаль иҗтимагый үзидарә активистлары катнашында җыелган. Хәрбиләргә җибәрелгән партиянең гомуми бәясе – 2,3 миллион сум, авырлыгы — 1,3 тонна.

Йөк составында – мотоцикл, элемтә чаралары, азык-төлек продуктлары, гигиена кирәк-яраклары, төзелеш материаллары, инструментлар, маскировка челтәрләре һәм шәмнәр.

«Хәрбиләребез янәшәдә булуыбызны тою мөһим. Ярдәм аларның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып формалаштырылды — бу посылкалар гына түгел, ә егетләрне кайгыртып тупланган ярдәм», – диде Әхмәтҗанов. Ул хәрбиләр белән эш даими нигездә алып барыла, дип ассызыклады.

Ярдәмне бүлекчәләргә Комсомол районы территориаль иҗтимагый үзидарә ассоциациясе рәисе Ольга Айдимирова һәм «Вилюй-1» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Илгиз Сәгыйдуллин китерәчәк.

Фото: Чаллы шәһәренең Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.

«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot