news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы шәһәре бишенче хастаханәсенең яңа бинасын төзергә җыеналар

Якын арада Чаллының бишенче шәһәр хастаханәсен модернизацияләү планлаштырыла. Бу хакта Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

Хәзер хастаханәдә капиталь ремонт үткәрергә яки яңа бина төзи башларга дигән мәсьәлә хәл ителә.

«Әлбәттә, Чаллыда яңа объект төзүне максатка ярашлы дип саныйбыз. Хәзерге вакытта аның проектын ясыйлар. Киләсе атнада Дәүләт Думасы депутатлары белән Мәскәүгә барам, Россия сәламәтлек саклау министры белән очрашабыз. Бу проектны 2023-2024 елларга адреслы инвестицион финанслау федераль программасына кертергә тәкъдим иттеләр», - диде министр.

Автошәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә йөрәк-кан тамырлары авырулы пациентларга ярдәм итү өчен кардиология корпусы төзергә планлаштыруларыла, дип тә өстәде Садыйков.

news_right_1
news_right_2
news_bot