news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы шәһәр советы депутаты үз командасы белән Лисичанскида 26 балага диагностика үткәрде

Чаллы шәһәр советы депутаты үз командасы белән Лисичанскида 26 балага диагностика үткәрде
Фото: https://t.me/rimmachelny

Чаллы шәһәр советы депутаты, «Могҗиза-балалар» дәвалау педагогикасы үзәге башкарма директоры Ася Кислова Лисичанскига анда яшәүче балаларның сәламәтлеген тикшерү өчен киткән. Бу хакта үзенең Telegram-каналында автоградның мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова хәбәр итә.

Сәфәр алдыннан депутат Чаллы мэры Наил Мәһдиев кулыннан үзе һәм командасы өчен бронежилетлар алган.

Лисичанскида Ася Кислова белгечләр белән бергә балаларның сәламәтлек торышын өйрәнә һәм аутизм, сөйләм үсеше тоткарлануы, интеллектуаль тайпылышлар, ДЦП, якыннарын югалту һәм яралану аркасында авыр травма соңы тайпылышлары буенча диагностика үткәрә.

«Могҗиза-балалар» үзәге командасы белән машинада бардык, күп җиһазлар алып киттек. Урында 26 балага диагностика үткәрдек, аннары документларны шәһәребезнең тар белгечләренә җибәрдек, нәтиҗәне алар ясаячак», — дип сөйли Ася Кислова.

Киләсе сәяхәт планлаштырылган инде. Чаллы кешләре Лисичанскига дарулар илтү өчен барачак. Шулай ук бу балаларны дәвалау белән шөгыльләнү планлаштырыла, чөнки шәһәрдә бер генә тар белгеч тә юк.

«Балаларның хәле авыр, алар безнең ярдәмгә мохтаҗ», — дип белдерә депутат.

Украинада махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән үткәрелә. Россия хакимияте аның максатларына ирешкәнче дәвам итәчәген күп тапкырлар белдерде. Яңа төбәкләрнең Россиягә кушылуында Путин «уртак язмыш һәм меңьеллык тарих» нәтиҗәсен күрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100