Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы Сабан туеның баш батыры билгеле
Чаллыда узган 2026 елгы Сабан туеның баш батыры исеменә икенче ел рәттән көрәшче Азат Габдрәшитов лаек булды. Аңа традицион бүләк – тәкә һәм «Лада Веста» автомобиле бүләк ителде. Ачкычларны батырга Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тапшырды.
Көрәш ярышларының финалында Чаллы командасының ике иң танылган көрәшчесе – Азат Габдрәшитов белән Эльдар Хәмитов очрашты. Нәтиҗәдә 3:2 исәбе белән Азат җиңеп чыкты.
- Азат Габдрәшитов тумышы белән Актаныш районыннан, Дөнья һәм Россия чемпионы, БРИКС илләре уеннары җиңүчесе, көрәш буенча халыкара класслы спорт мастеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз