news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы Сабан туеның абсолют батыры билгеле

Чаллы Сабан туеның абсолют батыры билгеле
Фото: «Татар-информ», Энҗе Габдуллина

Чаллы Сабан туенын абсолют батыры булып Ранис Гыйләҗетдинов танылды. Ул 135 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә беренчелекне алды, аннары абсолют батыр исеме өчен финалда Азат Габдрәшитовны баллар исәбе белән җиңде.

Батырга 140 кг-лы тәкә һәм Лада Веста автомобилен бүләк иттеләр. Ранис тәкәне иңсәсенә салып, аннары машина руленә утырып, Сабантуй мәйданын әйләнде.

18 яшькә кадәрге көрәшчеләр арасында абсолют батыр булып Артур Халиков танылды. Яшь батырга да 140 кг-лы тәкә бүләк иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot