Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы Сабан туеның абсолют батыры Актаныш егете Азат Габдрәшитов булды

Бүген мәйданда тамашачыларның алкышлары белән Чаллыда Сабантуйның иң көчле көрәшчесе исеме яңгырады. Спорт келәмендә кызу финал бәйгесендә Ранис Гыйләҗетдинов һәм Азат Габдрәшитов очрашты. Нәтиҗәдә абсолют батыр титулын Актаныш районында туып-үскән Азат Габдрәшитов яулады. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.
Аның җилкәсенә гомуми көч белән 115 килограммлы тәкә салдылар. Шулай ук батырга «Сабантуй гүзәле» таҗы иясе Зилә Гатиятуллина белән мәйдан буйлап почет түгәрәге ясап Soueast автомобиле ачкычларын тапшырдылар. Гран- прига тәгаенләнгән Souеast автомобиленең бәясе якынча 3 миллион сум, автомобиль Чаллы Сабантуе тарихында беренче тапкыр тәкъдим ителде. Моңа кадәр бүләккә Россиядә эшләнгән үзебезнең автомобиль куела иде.

Фото: © http://aktanysh-rt.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз