Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы Сабан туенда дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырдылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Чаллы Сабан туе мәдәни вакыйга гына түгел, республика үсешенә зур өлеш кертүчеләрнең хезмәтен билгеләп үтү өчен дә сәбәп булды. Мәйданның төп сәхнәсендә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшыру тантанасы үткәрелде. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев тапшырды.
«КАМАЗ» ГАҖ Пресс-рам заводының слесарь-инструментчысы Әхнәф Вәлиев «Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды. «Альтекс» компанияләр төркеме автобус йөртүчесе Роберт Хәйретдиновка РФ Транспорт министрлыгының рәхмәте белдерелде.
«АК БАРС» мебель фабрикасы генераль директоры Нәкыйп Галимов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән бүләкләнде. «Партнер» компаниясе директоры Хәмзә Мөхәммәтшин «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды.
«Эврика» Шәһәр мәдәни үзәге артист-вокалисты Инзилә Мөбарәкшинага - «Татарстан Республикасының атказанган артисты», ә ашыгыч ярдәм станциясенең баш табибы Сергей Крыловка «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде.
«КАМАЗ» Пресс-рам заводының слесарь-ремонтчысы Дмитрий Стрижов - «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе», 56нчы мәктәп директоры Рәмзия Зәйнуллина «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
«Хайер Индастри Рус» капиталь төзелеш департаменты директоры Илгиз Закиров, «Кэмпо» спорт мәктәбе тренеры Ринат Нуретдинов һәм «СтройТраст» компаниясе генераль директоры киңәшчесе Фәрит Шәриповка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәте белдерелде.
Азык-төлек сәнәгате предприятиеләренең («Кама Беконы», «Агрокөч. Чаллы-МПК», «Чаллы-Бройлер», «Тукай нәсел репродукторы», «Чаллы элеваторы», «Кама» агросәнәгать комплексы, «Чаллы икмәге», «Болгарпиво» һәм «Чаллы Холод») кайбер хезмәткәрләренә шәһәр мэрының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында операторлар, формовкалаучылар, мастерлар, кондитерлар, участок башлыклары һәм фельдшерлар бар.
Шулай ук аграр тармак хезмәтчәннәренә: механизаторлар, тракторчылар, сыер савучылар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм КФХ башлыкларына, «Сарман», «Тамыр», «Чишмә», «Гигант», «Калморза» һ.б. хуҗалыкларның вәкилләренә рәхмәт белдерелде. Алар барысы да азык-төлек иминлеген тәэмин итә һәм шәһәрне авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүдә актив катнаша.
«Без азык-төлек тармагы һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә рәхмәтлебез. Аларның хезмәте азык-төлек тотрыклылыгын тәэмин итә. Бүген Чаллы шәһәре илнең иң зур азык-төлек сәнәгате үзәкләреннән берсе. Биредә җитештерелгән продукция - безнең горурлыгыбыз», - дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Сабан туе белән котлаган иде.
Чаллы шәһәре Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе фотолары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз