Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы Сабан туенда 400дән артык спортчы «Абсолют батыр» исеме һәм машина өчен көрәшәчәк
Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов аппарат киңәшмәсендә Чаллы Сабан туена әзерлек турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бәйрәмнең иң көтеп алынган һәм кызыклы өлеше – милли көрәш. Ярышта 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр һәм 18 яшьтән узган спортчылар катнашачак. 8 июньгә булган мәгълүматларга караганда, ярышта катнашырга теләүчеләрдән 400дән артык гариза кабул ителгән.
Турнир җиңүчеләре һәм призерлары медальләр һәм акчалата бүләкләр алачак. Яшүсмерләр арасында абсолют батырга тәкә биреләчәк. Ә төп титул — «Сабантуй-2026 абсолют батыры» исемен яулаучыга тәкә һәм Lada Vesta автомобиле тапшырылачак. Финал ярышлары якынча 17:00 сәгатьтә башланачак.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, шәһәрдә бәйрәмгә зур җаваплылык белән әзерләнәләр. «Безнең өчен бу — мөһим вакыйга. Шуңа күрә әлеге матур бәйрәмне зур җаваплылык хисе белән үткәреп җибәрергә кирәк. Кунакларны көтәбез, килүчеләргә шат булачакбыз», — диде ул.
Мэр шулай ук көрәш ярышларында катнашырга теләк белдерүчеләр күп булуына игътибар итте. «Турнирга 400дән артык спортчы язылган. Автомобиль әзер, без көрәшчеләр өчен бернинди чикләүләр дә куймыйбыз: Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының теләсә кайсы төбәгеннән килүчеләрне кабул итәбез. Чаллы көрәшчеләреме, читтән килгәннәрме — иң көчлесе булуларын исбатласыннар», — дип билгеләп үтте Мәһдиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз