news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы редакциясе яман шеш белән авыручы хатын-кызларга багышланган күргәзмә оештырды

Чаллы редакциясе яман шеш белән авыручы хатын-кызларга багышланган күргәзмә оештырды
Фото: «Челнинские известия» газетасыннан

Чаллы онкодиспансерында «Тормыш энергиясе» («Энергия жизни») дип аталган күргәзмә ачылды. Анда яман шеш диагнозы куелган хатын-кызлар фотолары урын ала. Әлеге проект өстендә «Челнинские известия» газетасы онкология белән авыручы хатын-кызлар берләшмәсе белән эшләде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбрә итә.

Искәртергә кирәк, шушы проект белән фотограф Антон Катушенок «Бәллүр каләм» республикакүләм конкурста «Ел фоторепортеры» номинациясендә җиңү яулады.

Күргәзмәдәге һәр фото тирән мәгънәгә ия. Алар куркыныч диагнозга карамастан яшәү дәвам итүе турында сөйли. Фотога төшкән хатын-кызларның һәрберсе алга таба барырга, чир белән көрәшергә үзләрендә көч тапкан. Алар тулы тормыш белән яши. Хыялларын тормышка ашыра. Берсе җырлый, икенчесе шигырьләр иҗат итә...

Республика онкодиспансерында «Тормыш энергиясе» күргәзмәсе ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Фото: «Челнинские известия» газетасыннан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100