news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы реаниматологы самолет бортында көзән җыера башлаган 4 яшьлек баланы коткарган

Чаллы реаниматологы самолет бортында көзән җыера башлаган 4 яшьлек баланы коткарган
Фото: Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе

Чаллының 2 нче Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең интенсив терапия һәм реанимация бүлеге мөдире Евгений Думаньян самолетта очкан вакытта хәле начарланган дүрт яшьлек баланы коткарган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярдәм Чаллы - Санкт-Петербург рейсының нәни пассажирына кирәк була. «Баланы көзән җыера башлады. Мөгаен, тән температурасы югары булгангадыр, тәне кайнар иде. Бу вакытта бала йокыдагы кебек ярым коматоз хәлдә иде. Мин беренче ярдәм күрсәттем, реаниматолог күнекмәләрен кулландым. Бала аңына килде, әти-әнисе һәм пассажирлар тынычланды», — дип сөйли Евгений Думаньян.

Табиб ярдәм иткәч, 200 пассажир утырган самолетны ашыгыч рәвештә җиргә төшереп утыртуның кирәге калмый.

«Организм өчен кыска очыш та стресс. Моннан балалар гына түгел, йөрәк-кан тамырлары һәм хроник авырулары булган кешеләр дә интегә. Теләсә нинди респиратор чир хәлне авырайтырга мөмкин. Очыш алдыннан балаларга да, өлкәннәргә дә күп итеп газсыз су эчәргә кирәк», – дип билгеләп үтә ул.

Шунысы кызык, төньяк башкалага табиб әйдәп баручы анестезиолог һәм реаниматологларның бөтенроссия конгрессына очкан, анда ул пациентларга кичектергесез хәлдә ашыгыч ярдәм күрсәтү турында уңышлы чыгыш ясаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100