news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы прокуроры физик мөмкинлекләре чикле баланың теләген тормышка ашырган

Чаллы прокуроры физик мөмкинлекләре чикле баланың теләген тормышка ашырган
Фото: Чаллы хакимиятенең телеграм-каналыннан

Чаллы прокуроры Артур Әбуталипов 9 яшьлек Халидның хыялын тормышка ашырган - малайга акыллы колонка тапшырган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Физик мөмкинлекләре чикле булса да, бала актив тормыш алып бара: спорт белән шөгыльләнә, йөзәргә ярата, кыяга үрмәли.

Прокурор баланы прокуратурага чакырып, бүләк тапшырган. Бина буенча экскурсия үткәргән, әлеге хезмәтнең тарихы, эшчәнлеге белән таныштырган.

Халидның әнисе баласына кайгыртучанлык күрсәткән прокуратура хезмәткәрләренә рәхмәт белдергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot