news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы прокуратурасы автобус йөртүчесенең яшүсмерне кыйнавы турындагы мәгълүматны тикшерә

Бүген социаль челтәрләрдә Чаллыда маршрут такси йөртүчесенең балигъ булмаган яшүсмер белән конфликтка керүе күренеп торган видео чыкты.

Шоферның яшүсмерне юл өчен түләмәгәне өчен кыйнавы фаразлана.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, прокуратура әлеге мәгълүматны тикшерә. Аның нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100