news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы паркларында психологлар эшли башлады

Чаллы паркларында психологлар эшли башлады. Бу атнада Шишкин бульварында беренче очрашу узды. Проект «Психолог белән очрашу» дип атала. Табиб- психолог Анастасия Ваганова «Замана чирләре» темасына чыгыш ясады. Соңыннан ул тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Аеруча ата-ана һәм бала мөнәсәбәтләренә кагылышлы сораулар еш яңгырады, дип хәбәр итә «Шәһри Чаллы» газетасы.

«Балалар белән бәйлелек (зависимость) темаларына ничек сөйләшергә? Замана үзгәрешләрен ничек кабул итәргә? Үсмерлек чорына күчү темасына да кагылып уздылар. Бу очрашуларның зур әһәмияткә ия булуын аңладык. Шуңа мондый очрашуларны Чаллы паркларында аена 2 тапкыр уздырырга уйлыйбыз. Табиб-психологлар да бу эшкә бик теләп алына. Әлегә берсе белән хезмәттәшлек итәбез. Бәлки алга таба калган белгечләр белән дә эшләрбез», – диде «Чаллы парклары» командасы җитәкчесе Анна Балашова.

Очрашуда 20-30 кеше катнашты. «Яңгыр ява башлагач сөйләшүне өзәргә туры килде», – ди Анна Балашова. «Психологлар белән очрашу»га киләргә теләүчеләр күбрәк булыр дип ышана оештыручылар. Киләсе очрашу 26 июльгә планлаштырылган. Анда гаилә мөнәсәбәтләре турында сөйләшәчәкләр.

Телеграм каналда «Чаллы парклары» («Парки Челнов») дип аталган төркем ачылды. Анда айлык афишаларны куеп баралар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot