news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы музыка укытучысы: Балалар Сабантуй белән кызыксына, гореф-гадәтләрне өйрәнә

Чаллы музыка укытучысы: Балалар Сабантуй белән кызыксына, гореф-гадәтләрне өйрәнә
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Чаллы Сабан туенда күпсанлы мастер-класслар, бала-чага өчен милли колоритлы чаралар оештырылган иде. 2нче номерлы Чаллы музыка мәктәбенең укытучысы Чулпан Бикташева әйтүенчә, балалар йолалар, милли музыкаль инструментлар белән кызыксына.

«Балалар Сабантуй белән кызыксына, гореф-гадәтләрне өйрәнә. Бу күренешкә, әлбәттә, сөенәбез», — дип сөйләде Чулпан Бикташева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Балалар квест буенча төрле милләт вәкилләре хакында белемнәрен ныгыттылар, аппликация дә ясый алдылар.

«Россия Президенты Владимир Путин фондының мәдәни инициативаларга ярдәме белән гамәлгә ашырылган проектыбызны тәкъдим итәбез. Әлеге проектта 1-2 сыйныф балалары катнаша. Без аларга квест тәкъдим итәбез. Милли мәдәниятләр, музыкаль инструментлар балаларда зур кызыксыну уята», — ди 2нче номерлы Чаллы музыка мәктәбенең укытучысы Раиса Газиева.

Квест вакытында балалар милли музыкаль инструментларда да уйнап карый алды. ​​

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100