news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мөхтәсибәтендә җәяүле йөгерү ярышларында 500гә якын кеше катнашты

Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең «Тәүбә» мәчете җәяүле йөгерү ярышлары үткәрде. Әлеге чара Коръән аятьләре укып, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм «Тәүбә» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев тарафыннан җыелган халыкны сәламләү сүзләре белән ачылды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Инструктаж һәм күнегүләр ясаганнан соң, ярышларның төп өлеше – яшь төркеменә карап (6-9 яшьлекләр, 10-14 яшьлекләр) төрле дистанцияләрдә (500 м, 800 м, 2 км, 5 км) йөгерү бәйгеләре үтте.

Әулай ук мәчет эчендә хатын-кызлар һәм балалар өчен аерым бисер бәйләү, бәйләү, сабын ясау буенча мастер-класслар, ислам белеме буенча викторина һәм уеннар оештырылды.

Чарада Чаллы, Түбән Кама, Мөслим, Сарман һәм Тукай районнарыннан килгән 500гә якын кеше катнашты. Ярышлар өйлә намазыннан соң «Тәүбә» мәчетенең актлар залында беренчелекне яулаган катнашучыларны тәбрикләү һәм тәмле пылау авыз итү белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot