news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мөхтәсибәте Әфганстан делегациясе белән очрашты

Чаллы мөхтәсибәте Әфганстан делегациясе белән очрашты
Фото: Россиянең Әфганстандагы эшлекле үзәге

Әфганстан делегациясе илнең тау чыгару сәнәгате һәм нефть министры Хедаятулла Бәдри җитәкчелегендә Татарстан нефть-газ химиясе форумында катнашты һәм Чаллының берничә сәнәгать предприятиесендә булды. Делегация катнашучылары эш сәфәре кысаларында Чаллы шәһәре мөхтәсибәте белән очрашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Киселев.

«Сезнең күпмилләтле республикагыз икътисад, фән һәм мәдәниятнең төрле тармакларында Россия лидеры булуына без бик шат. Монда, һичшиксез, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның роле зур. Ул шулай ук Россия белән Әфганстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә нигез салучы да. Без аңа моның өчен рәхмәтле», – диде Хедаятулла Бәдри.

Әңгәмәдәшләр берничә дини темага фикер алышты һәм бүләкләр биреште.

«Чаллы – Россия сәнәгатенең флагманнарының берсе. Шәһәрнең икътисади күрсәткечләре арта. Бу эштә мөселман өммәтендә абруе зур булган шәһәр мөхтәсибәте дә зур роль уйный. Биредә татар халкының мәдәни традицияләрен торгызу һәм саклау, яшьләргә рухи һәм әхлакый тәрбия бирү, Россия җәмгыятенең рухи кыйммәтләрен саклау юнәлешендә зур эш алып барыла», - дип белдерде «Татар-информ»га Россиянең Әфганстандагы эшлекле үзәге җитәкчесе һәм Әфганстан делегациясен озата баручы Рөстәм Хәбибуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot