news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы мэры юл ремонтлаучыларга комачауламаска кушты

Чаллы юллары төзекләндерелә: колеяларны бетерәләр, трамвай белән киселешкән урыннарны ремонтлыйлар. «ПАД» МУП генераль директоры Марат Анисимов дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип хисап тотты. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев эшләрне халыкка комачауламыйча башкарырга кушты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

«Иртән-кич төп проспектларда ыгы-зыгы. Төнлә эшләр идегез, бу вакытта да кеше йоклый. Техника тавышыннан ял итеп булмаячак. Алда 4 көн ял. Күбесе авылларга, бакчаларга китәчәк. Юлларда машина аз булачак. Шул көннәрне файдаланып калыгыз», – диде мэр.

Һәм шәһәрдәшләргә дә ремонт вакытында бераз сабыр булырга юл ремонтлаучыларга комачауламаска кушты.

«Техника һавадан йөри алмый. Түзәргә туры киләчәк. Ремонт вакытында һәрчак кыенлыклар була, фатирда ремонт ясасаң да. Юлларны ремонтлау өчен республика 4,5 млрд сум акча бүлеп бирде. Рәхмәт әйтеп, эшләр беткәнен көтәргә генә кирәк», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot